Бәтке елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11,4 км, бассейнының мәйданы 49,5 км2. Балык Бистәсе районы территориясеннән ага. Елга башы Яңа Пүчинкә авылыннан 3,3 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Иске Арыш авылыннан 6 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы – 77 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Пановканың 0,2 дән 5,4 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 177 мм, ташу агымы катламы 130 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Пановка ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,08 м3/с.

Суы язын каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Елгада суның күләме 0,51 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.