Чишмә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 35,8 км, бассейнының мәйданы 146,5 км2. Түбән Кама районы территориясеннән ага. Елга башы Оша авылыннан 2,5 км көнчыгыштарак, тамагы Ачы авылыннан 3 км ераклыкта. Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычы терәге астында калган. Елга башының абсолют биеклеге 196 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 70%.

Ошаның 0,6 дан 3,5 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 96 мм, ташу вакытында су катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,13 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Оша бассейнында суның гомуми күләме 1 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.