Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 71,66 км, бассейнының мәйданы 1018,1 км2. Елга башы Азнакай районы Мәлбагыш авылыннан 5 км көньяк-көнчыгыштарак, берникадәр өлеше Сарман районы территориясенә керә, тамагы Мөслим районы Мәлләтамак авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы — 70 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Мәлләнең 0,6–19,1 км озынлыктагы 29 кушылдыгы бар; алар арасында аеруча зурлары: Нөгеш (7,7 км), Буралы (9,8 км), Карамалы (13 км), Рангазар (11,6 км), Кәүҗияк (19,1 км) — сул; Кәкре елга (14,9 км) — уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,1 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә (өчтән ике өлеше). Җир асты сулары белән туену модуле 0,25–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана.

Елга режимын күзәтү Мөслим районы Михайловка авылы янындагы гидрологик постта алып барыла (1962 елдан). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу вакытында су катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга өсте тигезлегенең уртача еллык тирбәнешләре 2,5 м. Мәллә ноябрь уртасында туңа. Кыш ахырында бозның калынлыгы 98 см га җитә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 1,055 м3/с . Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, язын каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400–500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Мәллә бассейнында суның гомуми күләме 11,7 млн м3 булган 9 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.