Чаллы елгасының (Кама елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 21,4 км, бассейнының мәйданы 152,1 км2. Тукай районы территориясеннән ага. Елга башы Яңа Җирекле авылы янында, тамагы Чаллы шәһәре эчендә. Елганың түбән агымы Түбән Кама сусаклагычы суы астында калган. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы — 62 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Мәләкәснең 1 дән алып 12,5 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Алар арасында иң зурысы — Куады елгасы (уң кушылдык).

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,44 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1–3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 103 мм, ташу вакытында су катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,07 м3/с.

Суы бик каты: язын 9–12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12–20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 500–700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк. Мәләкәс бассейнында суның гомуми күләме 2,9 млн м3 булган 6 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.