Биографиясе

1933 елның 3 гыйнвары, БАССРның Яңавыл районы Ямады авылы – 2004 елның 21 декабре, Казан.

Казан педагогика институтын (1954), Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1973) тәмамлый.

«Пионер» журналында җаваплы сәркәтип (1954–1966), «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр (1966–1967), ТАССР Язучылар берлегендә әдәби консультант (1967–1971), «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге мөдире (1973–1976), ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисенең яшь авторлар белән эшләү буенча урынбасары (1977–1987) булып эшли.

РСФСР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы (1985).

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Илдар Юзиев. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

1950 еллар ахырында әдәбиятка шагыйрь-романтик буларак килеп керә. Юзеевның башлангыч иҗатына гражданлык һәм публицистик сыйфатлар хас; күпчелек шигырьләре диалог формасында иҗат ителә. «Таныш моңнар» (1955), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1965) поэмаларының, «Яшь наратлар» (1965) шигырь җыентыгының төп мотивы – туган җиргә мәхәббәт.

1960–1970 елларда шагыйрьләр Мөхәммәдъяр, Г.Тукай, Һ.Такташ, Х.Туфанга багышлап шигырьләр яза. «Таймас» (1961), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга...» (1965) поэмаларында кеше рухының бөеклеге, хөрлеге, тормышны сөю темасына мөрәҗәгать итә.

1970–1980 елларда Юзеев иҗатында фәлсәфи башлангыч көчәя. Аның игътибарын галәм, яшәү һәм үлем, мәхәббәт мәсьәләләре җәлеп итә («Мин табарга тиеш», 1975; «Әй, кеше!», 1976; «Салкын җирне җылыткандыр кеше», «Диңгезнең ярлары бик ерак», икесе дә – 1977; «Таш диварлар авазы», 1973; «Таш кала фаҗигасе», 1988; «Өзелгән тәсбих», 1989). «Соңгы төн» (1972), «Очты дөнья читлегеннән...» (1980) поэмаларында шагыйрьгә хас шартлы символика алымы көчәя.

Аллегориягә нигезләнгән «Мәңгелек белән очрашу» (1982) поэмасында авторның дөньяга антропоцентрик караштан баш тартуы чагылдырыла, җәмгыятькә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә бәя бирелә. «Гашыйклар тавы» (1986) поэмасында кеше рухының бөеклеге гәүдәләндерелә.

Юзеевның 1990–2000 еллар иҗатында милли тема көчәя, шагыйрь татар халкы язмышы турында уйлана («Мин нигә гафил булдым?», 1992; «Хакыйкатьне тулы ачалмыйча...», 1994; «Сагышлы мирас», 1995 шигырьләре һ.б.).

Драма әсәрләрендә Юзеев еш кына гаилә, милләт, тарихи хәтер, тирә-якны саклау мәсьәләләренә мөрәҗәгать итә. Драматургның «Янар чәчәк» (1961 елда куела), «Кыр казлары артыннан» (1976 елда куела), «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (1983 елда куела), «Мәкәрҗәгә барган идек» (1988 елда куела), «Ак калфагым төшердем кулдан...» (1990 елда куела), «Безнең әти мировой» (1991 елда куела), «Сөйгәнемнең туган көне» (1992 елда куела), «Гашыйклар тавы» (1992 елда куела) һ.б. пьесалары буенча куелган спектакльләр Татар академия театры, Татар драма һәм комедия театры һәм Россиянең күп кенә милли театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә «Сандугачлар килгән безгә» пьесасы буенча Тува рус драма театры тарафыннан куелган спектакль өчен театр коллективы һәм пьеса авторы 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Юзеев балалар өчен дә шигырьләр иҗат итә («Аю сатам, кем ала?», 1999; «Бәби Ай», 2003); шагыйрьнең әсәрләренә көйләр языла: «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи көе), «Төнбоек» (Л.Айтуганов көе), «Мәтрүшкәләр» (А.Гыйлаҗев көе) һ.б.; «Ерактагы кәккүк авазы» (композитор Р.Кәлимуллин) операсына либретто авторы.

Юзеев әсәрләре рус, башкорт телләренә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

М.Җәлил исемендзге Татарстан комсомолы бүләге (1968), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1980) лауреаты.

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә (1986).

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 5 томда. Казан, 2003.

Әдәбият

Поварисов С. Моң эчендә асылташ // Казан утлары. 2003. № 1.

Илдар Юзеев: Истәлекләр, әңгәмәләр, шигырьләр. Казан, 2008.

Мустафин Р. Соловьи прилетают по одиночке // Образ времени. Казань, 1981.

Автор – Н.М.Йосыпова