Дим елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 18,1 км, бассейнының мәйданы 128 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага. Елга башы – урман массивында, Чирково авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы – Баулы районының Зирекле Каран авылыннан 1 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 270 м, тамагыныкы – 116 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Кырымсарайның 0,5 тән алып 4 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 99 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,13 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Елга үзәгенең сулъяк сөзәклегендә Урдалы Тау (Марков сөзәклеге) табигать истәлеге урнашкан.