- РУС
- ТАТ
Ык елгасының сул кушылдыгы.
Озынлыгы 12,7 км, бассейнының мәйданы 92,8 км2. Азнакай районы территориясеннән ага. Елга башы – Әгер авылыннан 4 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы – Тымытык авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 82 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.
Курай-елганың 8,2 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Туенуы катнаш, яртысыннан күбрәге кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 122 мм, ташу агымы катламы 65 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.
Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан артык.
Елгада су күләме 0,7 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.