Үмәк елгасының (Вятка елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 11,9 км, бассейнының мәйданы 70,7 км2. Алабуга районы территориясеннән ага. Елга башы Чиркәс авылыннан 2 км көньяктарак, тамагы Түбән Күклек авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 60 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Күклекнең 1,2 км озынлыктагы 1 кушылдыгы бар. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 108 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,025 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.