Мишә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 28,4 км, бассейнының мәйданы 216 км2. Саба районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Сабабаш авылыннан 3 км төньяктарак, тамагы Мамалай авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 83 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 11%.

Казкашның 0,4 тән алып 4,5 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,20 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 150 мм, ташу агымы катламы 103 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Казкаш ноябрьнең икенче яртысында туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,35 м3/с.

Суы язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Казкаш бассейнында суның гомуми күләме 1,7 млн м3 булган 4 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.