Чишмә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11,4 км, бассейнының мәйданы 56,5 км2. Лениногорск районы территориясеннән ага. Елга башы Чүте авылы янында, тамагы Мөэмин-Каратай авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 210 м, тамагыныкы – 97 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 18%.

Каратайның 1,7 дән алып 4,2 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 93 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,04 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20-40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.