Казансу елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11,5 км, бассейнының мәйданы 33,8 км2. Биектау районы территориясеннән ага. Елга башы булып зур булмаган урман массивында урнашкан чишмә тора, Каймар авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Дачный поселогыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 57 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 12%.

Каймарның 1,4 км озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 148 мм, ташу агымы катламы 109 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Каймар ноябрьнең икенче яртысында туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Елгада су күләме 0,3 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару һәм балык үрчетү өчен файдаланыла.