Тетвел елгасының уң кушылдыгы (Кичү, Чишмә елгалары бассейны).

Озынлыгы 10,8 км, бассейнының мәйданы 25,1 км2. Түбән Кама районы территориясеннән ага. Елга башы Калиновка авылыннан (даими яшәүчеләр юк) 6 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Тетвел авылыннан 2,5 км көньяк-көнбытыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 205 м, тамагыныкы – 92 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 45%.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туену модуле 3-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 116 мм, ташу агымы катламы 69 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Иске ноябрьнең беренче ункөнлегендә ката. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы чыгымы 0,076 м3/с.

Суы язын каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.