- РУС
- ТАТ
Кичү елгасының (Чишмә елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 11,4 км. Бассейнының мәйданы 66 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага. Елга башы Зәй районы Иске Ялан авылыннан 4 км төньяк-көнчыгыштарак һәм Гулькин авылыннан 6 км көнчыгыштарак, тамагы Әлмәт районы Йосып авылыннан (даими яшәүчеләр юк) 1 км читтәрәк. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 85 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 50%.
Чупайның 1,8 һәм 4,6 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыгы кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 124 мм, ташу вакытында су агымы катламы 68 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,128 м3/с.
Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.