Биографиясе

1962 елның 5 июлендә Сарман районы Карашай-Саклау авылында туган.

Алабуга педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1984), шунда ук эшли.

2005 елдан РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институтында фәнни хезмәткәр, 2010 елдан М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты өлкән фәнни хезмәткәре. Бер үк вакытта, 2005–2013 елларда, Мәскәү педагогика университетында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре XIX йөз поэзиясе (Г.Кандалый, Акмулла), суфичылык әдәбияты, Россия мөселманнарының Госманлылар империясе белән багланышлары, XIX–XX йөзләрдә Россиядән хаҗга бару тарихына бәйле.

Төрек теленнән татар теленә К.Җаманаклы, Г.Баттал-Таймас әсәрләрен тәрҗемә итә.

Хезмәтләре

Суфичылык серләре (төрки-татар шигъриятендә дини-суфичыл символлар, образлар, атамалар). Казан, 1998.

Илаһи гашыйклар юлыннан: Суфичылык турында очерклар. Казан, 1999.

В поисках человека (концепция личности в татарской поэзии XIX века). Елабуга, 2001.

Контакты тюрок-мусульман Российской и Османской империй на рубеже XIX–XX вв. М., 2010.

Әдәбият

Исмәгыйлева С. Серләр дөньясында ачышлар бар // Фән һәм мәктәп. 1999. № 7–8.

Хәйруллина В. Үзебезнеке // Мәйдан. 2005. № 3.