Урман Чишмәсенең уң кушылдыгы (Чишмә елгасы бассейны).

Озынлыгы 12,3 км, бассейнының мәйданы 65,9 км2. Лениногорск районы территориясеннән ага. Елга башы Аккүл авылыннан 1,8 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Глазово авылыннан 1 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 260 м, тамагыныкы – 150 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 55%.

Боровка елгасының 0,7 дән алып 1,8 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,22 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 1-5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 124 мм, ташу агымы катламы 75 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,107 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12 мг-экв/л дан артыграк). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.