Кичүнең уң кушылдыгы (Чишмә елгасы бассейны).

Озынлыгы 15,3 км, бассейнының мәйданы 79 км2. Елга башы Зәй районының Салкын Чишмә авылыннан 2,5 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Әлмәт районы Добромыш авылыннан 2,4 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 84 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 34%.

Батрасның 0,7 дән алып 3,1 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2. Туенуы катнаш. Җир асты туендыру модуле 1,1-3 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 135 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче көннәрендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,16 м3/с.

Елга тамакларында суы бик каты (9-12 мг-экв/л) шулай ук төп агымында каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Батрас бассейнында 0,8 млн м3 күләмле буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла