Кече Чирмешәннең уң кушылдыгы.

Озынлыгы 14,7 км, бассейнының мәйданы 75 км2. Чистай районы территориясеннән ага. Елга башы Татар Баганалысы авылының көнбатыш читендә, тамагы Түбән Кондрат авылыннан көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 101 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 24%.

Баганалы елгасының 2 кушылдыгы бар, һәркайсының озынлыгы 3 км чамасы. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 85 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,014 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.