Димнең (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 17,4 км, бассейнының мәйданы 56,5 км2. Ютазы районы территориясе буйлап ага. Елга башы Енәй авылыннан 1 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Акбаш авылыннан 0,6 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 260 м, тамагыныкы – 145 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 8%. Акбашның 0,6 дан алып 4 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 75 мм, ташу вакытындагы су катламы 70мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Язын суы каты (6-9мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.