Ашыт, Казансу һәм Питиял елгалары субүләрендә урнашкан, Биектау районы Ювас авылыннан 1,5 км көньяк-көнчыгыштарак, Кәрәкәле күленнән көнчыгыштарак.

Су өслегенең мәйданы 0,68 га. Су күләме якынча 30 мең м3. Озынлыгы 140 м, иң зур киңлеге 80 м. Уртача тирәнлеге 4,6 м, иң зур тирәнлеге 7 м.

Күл карст процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча түгәрәк. Көнчыгыш яктагы яры текәрәк һәм биек.

Суы йомшак, җиңелчә минеральләшкән, гидрокарбонат-хлорид-магнийлы типта. Үтә күренмәлелеге 120 см.

Ял итү урыны.