Казанның Авиатөзелеш районының төньяк чигендәге урман массивында Коры елга үзәнендә урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 8,8 га. Суының күләме 130 мең м3. Озынлыгы 700 м, киңлеге 100-150 м. Уртача тирәнлеге 1,5 м, иң зур тирәнлеге 2 м дан артыграк.

Күл карст-суффозия процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы кысылган озынча түгәрәк, көньяк-көнбатыш өлешендә култык бар. Ярлары күтәренке, көнчыгыш өлешендә текәрәк. Күл аша йомшак Коры елга ага.

Суы бик йомшак (0,9 мг-экв/л), аз минеральләшкән (100 мг/л га кадәр), гидрокорбанат-кальцийлы типта.

Күл төбе грунты комсу-ләмле.

Табан балык, кыслалар яши. Сирәк очраучы су үсемлекләреннән сусын үсә.

Күл ял итү максатларында файдаланыла. Күл буенда «Каенлык» ял йорты һәм балалар сәламәтләндерү лагеры урнашкан.