Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогы саклау зонасында, урман массивында, Яшел Үзән районы Садовый поселогыннан көньяк-көнчыгыштарак.

Су өслегенең мәйданы 0,8 га. Озынлыгы 100 м, иң зур киңлеге 70 м. Иң зур тирәнлеге 2,5 м.

Күл карст-суффозия процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча түгәрәк.

Елгада табан балыклар бар.