Коры Үләмә һәм Карамалы елгаларының су бүләрендә, Кама Тамагы районы Чаллы авылыннан 0,6 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Су өслегенең мәйданы 5,44 га. Су күләме 50 мең м3. Озынлыгы 760 м, иң зур киңлеге 140 м.

Уртача тирәнлеге якынча 1 м, иң зур тирәнлеге 3 м тирәсе. Күл карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы катлаулы. Көньяк яры күтәренке һәм текәрәк.

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, җиңелчә минеральләшкән, төсен үзгәртүчән. Үтә күренмәлелеге 40 см.

Сугару өчен файдаланыла. Ял итү урыны.