Элекке су юлында сакланып калган күл. Кама елгасының уңъяк тугаенда урнашкан, Түбән Кама ГЭСы плотинасыннан түбәндәрәк, Алабуга районы Луговой бистәсеннән көньяк-көнчыгыштарак, Түбән Кама милли паркының көньяк чигендә.

Су өслегенең мәйданы 41 га. Су күләме якынча 600 мең м3. Озынлыгы 3690 м, иң зур киңлеге 170 м, уртача тирәнлеге 1,5 м, иң зур тирәнлеге 2 м тирәсе. Формасы озынча.

Төньяк яры текәрәк һәм күтәренке, нарат өстенлек иткән катнаш урман белән капланган, көньяк яры урыны-урыны белән сазлыклы.

Күл ял итү максатларында файдаланыла.