- РУС
- ТАТ
Казан эчендә урнашкан өч күлдән (Бирге Кабан, Аргы Кабан, Югары Кабан) торган күлләр системасы. ТР территориясендә иң зур күлләр системасы.
Гомуми мәйданы – 186 га. Тар бугаз белән тоташкан Бирге һәм Аргы Кабанның озынлыгы 5575 м, Югары Кабанның озынлыгы 1030 м. Иң тирән урын 12-13 м. Гомуми су күләме 11,8 млн м3.
Күлләр карст упкыннарыннан хасил булган чокырларның катлаулануы нәтиҗәсендә Иделнең элеккеге су юлы урынында барлыкка килгән. Иделнең биек террасасы буйлап төньяктан көньякка сузылып киткән. Бирге һәм Аргы Кабан арасындагы су алмашу зооботаника бакчасы буенда урнашкан Ботаника ермагында (озынлыгы 750 м, киңлеге 100-120 м, тирәнлеге 2-3 м) бара. Бирге Кабан Болакның табигый ермагыннан бүлеп куелган, ермакта су тигезлеген көйләү максатында аның аша күлдән суны билгеле бер төстә агызалар. Аргы Кабанның Идел белән бәйләнеше бар. Аның көньяк өлешеннән Монастырь дип аталган инеш үтә, һәм ул күлне Иделнең Подувалье култыгы белән тоташтыра (риваять буенча инешнең бер өлеше Воскресенский монастыре монахлары тарафыннан казылган; 1960 елда канал дәвам иттерелә). Отар поселогы районында инеш дамба белән ябыла, суны аның аша насослар белән Куйбышев сусаклагычына җибәрәләр. Югары Кабан – ябык сулык, һәм системаның башка күлләре белән аның гидрологик бәйләнеше юк. Аргы һәм Бирге Кабаннарга караганда анда су биеклеге 2 м га югары.
1950 елның беренче яртысында шәһәрнең инженерлык саклау дамбасы төзелгәнче, Кабан күлләре Идел һәм Казансу белән актив су алмаша.
Язгы су ташу вакытында Идел Казансуның түбәнге агымнарында су биеклеген югары күтәрә, һәм су, ташкын булып, Болак аша Бирге Кабанга, аннан соң Аргы Кабанга килеп керә. Ташу кимегәннән соң, артык су Бирге Кабаннан Болакка, аннан Казансуга, Аргы һәм Югары Кабан сулары аерым ермаклардан Иделгә агып чыга торган була.
Мең еллар дәвамында Кабан күлләре системасы үзенең табигый чисталыгын һәм балыкка байлыгын саклый. Металл эш кораллары барлыкка килгәч, кеше эшчәнлегенең күлләргә, әйләнә-тирә табигать ландшафтына тискәре йогынтысы башлана: яр буйларындагы урманнарны юкка чыгару, җирләрне сөрү ерым эрозиясе көчәюгә һәм алар аша бу күлләргә комсу-балчыксыл китерелмәләр килүгә, шулай ук аларга коючы елга һәм инешләрнең юкка чыгуына китерә.
XVI йөздә шәһәр төзелешләре Бирге Кабанга якыная, һәм күл шәһәрне су белән тәэмин итүче төп чыганакка әверелә.
XVIII йөз уртасында аның ярларын тулысы белән диярлек торак йортлар каплап ала. Суы эчү өчен дә, җиләк-җимеш бакчаларын сугару өчен дә тотыла, шул ук вакытта күлнең ярларына (кышларын бозга) тирес һәм чүп-чар түгүләр башлана; сулыкларга төрле предприятиеләрнең пычрак сулары, шулай ук шәһәр урамнарында яуган яңгыр һәм кар сулары ага башлый.
XIX йөзнең икенче яртысыннан күлнең яр буйларында киң колачлы сәнәгать төзелешләре җәелә: постау мануфактура җитештерүе киңәйтелә, бертуган Крестовниковларның стеарин-шәм-сабын кайнату заводы, хәрби ведомстволары өчен аяк киемнәре җитештерү заводы, Оскар Петцольдның сыра кайнату заводы, мамык җебе эрләү, күн һәм аракы предприятиеләре ачыла. Алардан агып чыккан пычрак су Бирге Кабанга төшә, һәм XIX йөзнең икенче яртысында күлдәге су эчәргә яраксыз хәлгә килә.
1875 елда шәһәр җир асты сулары белән тәэмин ителә башлый, су Казаннан 19 км төньяк-көнчыгыштарак, Пановка авылы янында урнашкан җир асты чишмәләреннән алына.
XIX-XX йөзләр чигендә әле Югары Кабанның суы чиста һәм эчәргә яраклы була. Күл шәһәр халкының яратып ял итә торган урыны булып тора.
Аның яр буйларында танылган предприятие хуҗаларының һәм эшмәкәрләрнең (Апанаев, Борнаев, Сәйдәшев, Унженин, Смирновлар) бакчалары һәм утарлары төзелә. Анда су коену өчен махсус урыннар һәм күңел ачу йортлары эшли. 1895 елда «Аркадия» бакчасы ачыла. 1868 елда пароходчылыкка нигез салына, аның суднолары Бирге Кабан һәм Аргы Кабан күлләрендә йөзә, пассажирларны Казан пехота училищесе хәрби лагерьларына, Архиерей шәһәр яны йортына, кымыз белән дәвалану йортына, Воскресенский авылына һәм бакчаларга ташый.
XVII йөз ахырыннан XVIII йөз ахырына кадәр күлләр Воскресенье монастыре биләмәләре булып тора, балык сәүдәсе монастырьның төп керемнәренең берсе була.
XX йөзнең беренче яртысында яңа сәнәгать предприятиеләре файдалануга кертелгәннән соң (спорт клубы, «Искож» заводлары, «Спартак» комбинаты һәм башкалар), күлләрдә чиктән тыш начар экологик халәт туа.
1928 елда Бирге һәм Аргы Кабаннарны тоташтыручы Ботаника ермагы тимер юл дамбасы өеме белән ябыла, аның астында бетон арка төзелә, һәм 1,5 м га якын тирәнлектә ясалма канал үткәрелә. Нәтиҗәдә, күлләр арасындагы су алмашы бозыла, бу аларның табигый хәленә зур зыян китерә.
1957 елда Куйбышев сусаклагычы төзелү хәлне тагын да катлауландыра. Кабан күлләре шәһәрнең инженерлык саклау дамбалары белән Идел һәм Казансуның ташкын суларыннан аерыла, күлләр системасы йомык экосистемага әйләнә.
1957-1958 елларда комсуыргычлар ярдәмендә 2-3 м тирәнлектә күл төпләре, яр буйлары ләмнән чистартыла. Сусаклагычның гидростатик басымы Бирге Кабанга һәм Аргы Кабанга грунт сулары керүен арттыра, һәм аларда су биеклеге күтәрелә.
1960 елда күлләрдәге артык су дренаж системасы белән Иделгә җибәрелә башлый. Күлләрнең төбен чистарту һәм аларны агымлы итү чаралары суның сыйфатын беркадәр яхшырта, ләкин суны пычрату чыганаклары бетерелми.
1970 елның икенче яртысында Бирге Кабанда балыклар, хәтта күл төбендә яши торган умырткасызлар да юкка чыга. Аргы Кабанда да 2 м тирәнлектә тере организмнар бөтенләй калмый. 1982-1983 елларда комсуыргыч ярдәмендә чистарту эшләре башлана (ләмне Отар поселогы янындагы убылган, сазланган участокка суыртып чыгаралар). Бирге Кабан төбеннән 1,5 млн т ләм алына. Төзекләндерү, чистарту чаралары белән күлнең экологик хәле берникадәр яхшыртыла, пычраткыч матдәләрнең концентрациясе сизелерлек кими, һәм суда балыклар күренә башлый.
Комсуыргыч 1988 елда Аргы Кабанга, төбен чистарту эшләрен башкару өчен, яңа урынга күчерелә. 1980 еллар ахырыннан Бирге Кабанның яр буйларын төзекләндерү башлана (Татар академия театры янында бетон яр буе төзү, Иске Татар бистәсе һәм «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсе яр буйларын яшелләндерү, ныгыту, тигезләү эшләре алып барыла, ял итү теплоходлары өчен причаллар төзелә). 2018 елда яр буйлары яңадан төзекләндерелә.
Кабан күлләре системасы исемнәренең килеп чыгышы турында берничә фараз бар. Аеруча киң таралган риваятьләр буенча күлләрнең исеме – элек сулыкны әйләндереп алган имәнлекләрдә, ерымнарны каплаган әрәмәле куаклыкларда кыргый кабаннарның күпләп яшәве белән, икенче бер риваять буенча күлләрнең исеме Кабанбәк исеме белән бәйле (Болгар патшасы Габдулланың улы): Болгар шәһәре дошманнар тарафыннан җимерелгәч, ул бу якларга кача һәм биредә торулык төзи. Шулай ук «кабан» сүзе борынгы төрки «каб» («куб») сүзенә барып тоташа һәм ул «чокыр», «казанлык» мәгънәсенә туры килә. Казан ханнарының Кабан күле төбендә яшерелгән хәзинәләре турында күпләгән легендалар яшәп килә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.