Идел елгасының сулъяк яр югары террасасында, Спас районы Өчкүл авылында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 13,21 га. Суының күләме якынча 200 мең м3. Озынлыгы 640 м, иң зур киңлеге 380 м. Уртача тирәнлеге 1,5, иң зур тирәнлеге 4 м.

Күлнең килеп чыгышы ясалма (казылма күл). Түгәрәк формада. Җир асты сулары белән тотрыклы туена.

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, җиңелчә минеральләшкән (76 мг/л), бик йомшак (1,1 мг/л), саргылт төстә. Үтә күренмәлелеге 40 см.

Хуҗалык-көнкүреш һәм ял итү максатларында файдаланыла.

ТРның табигать истәлеге (1978).