Су биеклеге һәм су чыгымының күпьеллык, сезонлы һәм көндәлек үзгәрешләрендә, суның температурасында, боз халәтендә, суда эрегән, йөзмә һәм иярмә матдәләрнең күләмендә һәм составында, елгалар юлының үзгәрүендә, сусаклагыч ярларының яңадан формалашуында һәм башка күренешләрдә чагыла.

Табигый (климат, рельеф, тау токымнары, үсемлекләр, су җыю мәйданнары) һәм ясалма (су җыю һәм агызу, су җыюның ландшафты үзгәрү, мелиорация, суның пычрануы һәм башкалар) сәбәпләр белән билгеләнә.

Төрле су объектларының гидрологик режимы, бер үк факторларга бәйле булуга карамастан, бертөрле түгел, шунлыктан елга, күл, сусаклагыч, буа, сазлык режимнары аерып өйрәнелә. Төрле күрсәткечләр тезмәсеннән чыгып, гидрологик режим фазаларын билгелиләр.

Мәсәлән, ТР территориясендәге елгаларның еллык гидрологик режимы өчен язгы су ташу, яңгыр сулары, җәйге-көзге һәм кышкы чорда суның кимүе, ә зур сусаклагычларда су биеклегенең язгы күтәрелеше, аның җәйге-көзге һәм кышкы тотрыклылыгы һәм кимүе (суның төшүе) фазалары хас. Гидрологик режимның һәрбер фазасы дәвамында күрсәткечләрнең төп өлеше үзара ярашып үзгәрә. Елгаларда язгы су биеклегенең күтәрелеше су чыгымнарының үсүе, болганчыклыкның артуы, эрегән матдәләрнең концентрациясе кимү һәм башкалар белән бергә бара.

ТР территориясендә гидрологик режимга зона өчен хас булган (ландшафтлы климат шартлары) һәм җирле факторлар йогынты ясый. Аерым фазаларның башлану һәм тәмамлану вакыты, су температурасы, язгы су ташуның көче һәм башка күрсәткечләр гомумән алганда, ТР ландшафтының зональ төзелешен кабатлый, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан төньяк һәм төньяк-көнчыгышка таба закончалык нигезендә үзгәрә бара. Әмма мондый зональ күренеш тау токымнары составы, карст үсеше, рельеф үзенчәлекләре, су җыюның хуҗалыклы үзләштерелүе (урманлык, сөрүлек һәм башкалар) кебек факторлар йогынтысында катлаулана, һәм бу йогынты бигрәк тә кечкенә елгаларда чагыла.

Гидрологик режим 1870 еллар уртасыннан эшләп килүче гидрологик постларда һәм станцияләрдә җентекләп өйрәнелә.