Нинди дә булса территориядә табигый рәвештә барлыкка килгән (елгалар, күлләр, сазлыклар) һәм ясалма (сусаклагычлар, буа, каналлар) агымсулар, сулыклар җыелмасы.

Гидрографик челтәр киңрәк мәгънәдә даими су агымы булмаган вакытлы су юлларын да (сыза, ерым һ.б.) үз эченә ала. Абсолют күрсәткечләр – елгалар челтәре озынлыгы, күл, сазлык һ.б. су объектларының мәйданы һәм чагыштырмача күрсәткечләр – елга, сыза, ерым һәм, гомумән, су юллары челтәренең тыгызлыгы коэффициенты (территория мәйданы берәмлегенә туры килгән челтәр озынлыгы белән белдерелә, км/кв.км), күлләнү, сазлыклану коэффициенты (бу объектлар мәйданының территориягә карата нисбәте, % ларда) белән билгеләнә. ТРда су юлы челтәренең гомуми озынлыгы якынча 80 мең км, ягъни тыгызлык коэффициенты уртача 1,3 км/кв.км тәшкил итә. 3 мең елганы үз эченә алган елгалар челтәренә шуның 1/3 енә якыны (тыгызлык коэффициенты 0,46 км/кв.км) туры килә. Вакытлы гидрографик челтәр Көнбатыш Кама алдында һәм Идел алды территорияләрендә киң таралган, биредә тыгызлык коэффициенты 1 км/кв.км дан артык. ТРда иң сирәк гидрографик челтәр Көнбатыш Кама аръягының коры һәм тигез урыннарында (тыгызлык коэффициенты уртача 0,99 км/кв.км), иң куе челтәре – нык дымлы Көнчыгыш Кама алды территориясендә (1,37 км/кв.км). ТР эчендә сусаклагычларның гомуми мәйданы – 7230 кв.км, буалар – 200 кв.км дан кимрәк, күлләр – 60 кв.км, сазлыклар – 285 кв.км. Күл һәм сазлыкларның төп өлеше Агыйдел, Вятка, Зөя, Ык һ.б. елгаларның үзәннәренә туры килә. Елгаларның су өслеген (400 кв.км тирәсе) исәпкә алып, ТРда даими су объектларына барлык мәйданның 8 % ы, ягъни 5,2 мең кв.км ка якын мәйдан туры килә. Зур сусаклагычлардан (Куйбышев һәм Түбән Кама) кала, даими гидрографик челтәрнең төп өлешен кечкенә су объектлары тәшкил итә: барлык елгаларның уртача озынлыгы 10 км тирәсе (транзит елгаларны исәпләмәгәндә 4-5 км гына), күлләрнең уртача мәйданы – 1 га дан ким, сазлыкларныкы – 4 га, буаларныкы – 10 га тирәсе.