Утырма тышлык буенча гөмбәзсыман күтәренке һәм кристаллик нигез рельефында блок рәвешендәге тектоник структура.

Токмово гөмбәзе ТР территориясенә субмеридиан авышлыктагы Чуваш макроблогының көнчыгыш өлешеннән (Ульяновск, Канаш) керә, ул исә абсолют билгесе 1510 нан 1834 м га кадәр булган Казан битләве ягына таба көнчыгышта кристаллик нигез буенча баскычсыман күмелә. Чуваш макроблогының утырма тышлык токымнары буенча Токмово күтәрелмәләре системасының шул ук исемдәге гөмбәзе һәм Кама-Кинель бөгелешләр системасының Буа тармагы туры килә.

Буа шәһәреннән көньяк-көнбатыштарак яшьрәк утырмаларда якынча 5 млн ел элек барлыкка килгән Карлы вулканоген структурасы ачыкланган. Алмаз чыккан районнарга хас көпшә тибындагы 2 аэромагнит аномалия билгеләнгән.

ТР территориясендә Токмово гөмбәзе чикләрендә күп санлы казылмалар: минераль буяулар, янучан сланецлар, фосфорит, цеолитлы токымнар, алмаз иярченнәре ачыкланган.

1986 елда Буа шәһәреннән көнбатыштарак Карлы елгасында 0,25 мм га кадәрге зурлыктагы, яссы формалы, сары төстәге алмаз кисәкләре табыла.