- РУС
- ТАТ
Казан университетының фәлсәфә факультеты составында көнчыгыш телләр разряды, укыту-фәнни бүлекчәсе
Россиядә беренче Көнчыгышны өйрәнү учреждениесе.
1807 елда Шәрекъ телләрен өйрәнү өчен оештырыла. 1807 елда император Александр I указы буенча университетта көнчыгыш телләр кафедрасы барлыкка килә, аны Росток университеты профессоры Х.М.Френ җитәкли. Кафедрада татар, гарәп, фарсы, яһүд һәм сүрия телләре укытыла, палеография һәм Алтын Урда нумизматикасы буенча курслар кертелә.
1807 елда Х.М.Френ беренчеләрдән булып гарәп телен укыту программасын төзи, ә 1809 елда И.И.Хәлфинның «Гарәпчә уку кагыйдәләре белән татар теле әлифбасы һәм грамматикасы» басыла, ул 1812 елда татар теле лекторы итеп сайлана.
1817–1818 елларда Я.О.Ярцов Шәрекъ мөселман илләренә Россиядә беренче университет фәнни командировкасын гамәлгә ашыра. 1833 елның апрелендә университет шәркыять гыйлемен формалаштыру һәм үстерү программасы кабул итә. Анда Казан университетының көнчыгыш телләрне өйрәнүдә әһәмиятле урын тотуы ассызыклана, шәркыятьче студентларны грек телен өйрәнүдән азат итү, ә өч еллык акад. курстан һәм сынаудан соң, шәрекъ телләрен камилләштерү мак сатында, университетта тагын 2 елга калдыру тәкъдиме кертелә.
1833 елның 11 маенда халык мәгарифе министры С.С.Уваров «Казан университетында көнчыгыш телләр өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр»не раслый, Казан университетында көнчыгыш телләрне гамәли һәм теоретик яктан өйрәнүнең өстәмә 2 курсын кертү турында указга кул куя. 1835 елның 26 июлендә «Россия Император университетларының гомуми уставы» кабул ителгәннән соң, Казан университетының фәлсәфә факультеты программасына гарәп, фарсы, төрек-татар һәм монгол телләре кертелә. 1820–1840 елларда Шәрекъ бүлеге тәмам оешып җитә.
1828 елда көнчыгыш телләр кафедрасы җирлегендә ике беренче махсуслашкан төрек-татар (1846 елга кадәр профессор М.К.Казимбәк, 1846 елдан профессор И.Н.Березин җитәкли) һәм гарәп-фарсы телләре (1845 елга кадәр — профессор Ф.И.Эрдман, 1846–1849 елларда — М.К.Казимбәк, 1849–1855 елларда профессор И.Ф.Готвальд җитәкли) кафедралары оештырыла. 1833 елның 25 июлендә Россиядә һәм Европада беренче монгол телләре кафедрасы төзелә (профессор О.М.Ковалевский җитәкли). 1837 елның маенда Россиядә беренче кытай теле һәм тел белеме кафедрасы ачыла, 1844 елда кытай-маньчжур кафедрасы итеп үзгәртелә (1844 елга кадәр профессор Д.П.Сивиллов — архимандрит Даниил, 1844–1850 елларда — Казанда фәнни маньчжур тел белеменә нигез салучы профессор И.П.Войцеховский, 1851–1855 елларда профессор В.П.Васильев җитәкли). 1842 елда ике яңа кафедра — әрмән теле (мәгърифәтче-галим С.И.Назарьянц җитәкли) һәм санскритология (мөдире — П.Я.Петров) кафедралары оештырыла. 1846 елда калмык теле кафедрасы ачыла (А.В.Попов җитәкли). Алга таба Һиндстан, Тибет һәм Европа телләрен өйрәнү буенча тагын өч яңа көнчыгыш кафедрасы ачу планлаштырыла. Шәрекъ бүлеге составында барлыгы 6 кафедрасы исәпләнә: гарәп-фарсы, төрек-татар, монгол телләре, кытай-маньчжур, санскритология, әрмән һәм калмык телләре.
Профессорлар белән беррәттән, Шәрекъ бүлегендә дәресләрне көнчыгыш телләр лекторлары һәм укытучылары А.Мир-Моминов (фарсы теле, 1839–1845), А.Сосницкий (кытай теле, 1840–1843), С.Рушко (кытай теле, 1843 елдан), И.Жуков (гарәп теле, 1843–1847), М.-Г.Мәхмүдов (көнчыгыш каллиграфиясе, 1843–1855), Габдесаттар Казимбәк (төрек-татар, фарсы телләре, 1845–1855), И.Иванов (фарсы теле, 1845–1850), М.Навроцкий (гарәп теле, 1846 елдан), Н.Сонин (фарсы теле, 1846 елдан), И.Холмогоров (гарәп һәм фарсы телләре, 1849–1852), Г.Гладышев (әрмән теле, 1843–1853), И.Габдекәримов (кытай теле, 1853–1855) һ.б. алып бара. Шәрекъ бүлеге профессорлары һәм укытучылары мөселман Шәрегы, Үзәк һәм Көньяк Азия халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдә мөһим роль уйныйлар. Шәрекъ бүлеге каршында архив һәм китапханә була. 1851 елда Шәрекъ бүлеге тарих факультеты составына керә. 1855 елда Петербург университетына күчерелә.
Шулай ук кара: Шәркыять гыйлеме.
Шофман А.С., Шамов Г.Ф. Восточный разряд Казанского университета // Очерки по истории русского востоковедения. М., 1956. Сб. 2;
Мазитова Н.А. Изучение Ближнего и Среднего Востока в Казанском университете (первая половина XIX века). К., 1972;
Данциг Б.М. Ближний Восток в русской науке и литературе: Дооктябрьский период. М., 1973;
Бартольд В.В. Сочинения. М., 1977. Т. 9;
Кононов А.Н. История изучения тюркских языков в России: Дооктябрьский период. М., 1982;
История отечественного востоковедения до середины XIX века. М., 1990;
Михайлова С.М. Казанский университет в духовной культуре народов Востока России. К., 1991;
Валеев Р.М. Казанское востоковедение: Истоки и развитие (XIX в. — 20-е гг. ХХ в.). К., 1998.
Автор — Р.М.Вәлиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.