Музей статусын 1997 елда ала. Коллекция 120 меңнән артык саклау берәмлеген үз эченә ала. 1991 елда составында ботаника бүлеге оештырыла, 1997 елдан хәзерге исемендә.

История

Музей коллекцияләренең туплана башлавы К.Ф.Фукс исеме белән бәйле. Аның тарафыннан, бигрәк тә Урал экспедициясендә (1801) җыелган материаллар, кенәз Г.А.Потёмкин-Таврический җыелмасының 1798 елда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясенә тапшырылган бер өлеше Казан университеты табигать тарихы кабинетында ботаника бүлегенең төп өлешен тәшкил итә. 1816 елга коллекциядә 177 үрнәк исәпләнә.

1836 елда П.Я.Корнух-Троцкий зур коллекция – аббат де Грандидье (1500 гә якын нөсхә), Ф.И. Рупрехт (6500 нөсхә) тупланмаларын сатып ала.

Аннан соңгы елларда гербарий күп кенә ботаникларның җыелмалары белән тулыландырыла: Н.М.Мартьянов (1400 нөсхә, 1870–1875), П.Н.Крылов (3677 нөсхә, 1877–1878), Ю.К.Шелль (2835 нөсхә, 1877–1878), С.И.Коржинский (800 нөсхә, 1884–1887), А.Я.Гордягин (1500 нөсхә, 1855–1916), В.И.Баранов (1200 нөсхә, 1913–1927), Л.Н.Васильева (2800 нөсхә, 1927–1936).

85 мең саклау берәмлеген үз эченә алган югары төзелешле үсемлекләр гербарие – Ботаника музеенда иң зур коллекцияләрнең берсе. Бу гербарий Татарстан Республикасы һәм Урта Идел буе территорияләренең тулы флорасыннан, шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең күп кенә районнарында узган экспедиция җыелмаларыннан тора.

К.С.Мережковский тарафыннан XIX–XX гасырлар арасында төзелгән лихенологик гербарий Идел буе, Кырым, Россиянең төньяк районнарыннан, шулай ук Австрия, Франция, Италия, Греция һ.б. территорияләрдән җыелган 22 меңнән артык лишайник үрнәген үз эченә ала. Лишайникларның күпчелек төрләре дөньякүләм коллекцияләрнең төп эталоны булып саналган типлар белән күрсәтелгән.

Гөмбәләр коллекциясе 7 мең нөсхәне үз эченә ала. 2 меңгә якын мүксыманнар бар. Суүсемнәр коллекциясендә – 200 гербарий яфрагы, 70 саклау берәмлеге теркәлгән.

Музей фондында В.И.Баранов тарафыннан җыелган кайназой чоры палеоген утырмаларындагы 2 меңгә якын борынгы үсемлекнең эзе, төрле физик-географик районнардагы элеккеге (палео) һәм хәзерге ландшафтларны сурәтләгән 167 рәсем һәм этюд саклана.

Музейда шулай ук Татарстан Республикасы һәм Урта Идел буендагы ботаник тикшеренүләр тарихы буенча кулъязмалар, фоторәсемнәр, басмалар бар.

Музей материаллары нигезендә Татарстан территориясендә үсә торган яфрак сабаклы мүкләр (1978), көпшәле (трахеидлы) үсемлекләр (1979), лишайниклар (1982) турында белешмәлекләр басылып чыга.

Әдәбият

Марков М.В. Ботаника в Казанском университете за 175 лет. Казань, 1980.

Ситников А.П., Байбаков Э.Ю., Потапов В.Б. Гербарий Казанского государственного университета // Ботанический журнал. 1996. Т. 81, № 7.

Фомичёва Н.Л. О поездках Карла Фукса на Урал и их научно-историческом значении. Казань, 1996.

Автор – С.Е.Любарский