1980 елда 74 нче ГПТУ буларак ачыла, 1984 елдан 23 нче СПТУ, 1995 елдан 23 нче һөнәр лицее, 2007 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү; автомобиль юллары һәм аэродромнар төзү һәм эксплуатацияләү; компьютер системаларында программалаштыру; эретеп ябыштыру производствосы; автомобиль двигательләренә, системаларына һәм агрегатларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау; йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы белгечлекләренә һәм электростанция җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, эретеп ябыштыручы, автомеханик, юл һәм төзелеш машиналары машинисты һөнәрләре буенча алып барыла.

Әгерҗе шәһәренең филиалы бар, анда локомотив машинисты, хәрәкәт составына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча слесарь һөнәрләре буенча белем бирелә.

2019/2020 уку елында 647 укучы, 48 укытучы исәпләнә.