Киев Русенда XI йөздән билгеле. XV йөз ахырында — XVII йөзнең 1 нче яртысында монастырь биләмәләрендә крепостной хокук һәм барщина хуҗалыгы киң таралыш ала. Аерым феодал биләмәләрендәге крәстияннәр белән чагыштырганда, монастырь крәстияннәре азрак изелә, шул сәбәпле монастырь җирләре тизрәк үзләштерелә һәм эшкәртелә, монастырьларның саны һәм биләмәләре арта бара. XVII йөз уртасына дәүләттәге эшкәртелә торган җирләрнең һәм барлык крәстияннәрнең чиреге чамасы чиркәү кулында була, бу хәл хакимияттә дә, феодалларда да ризасызлык тудыра. 1649 елгы Кануннар мәҗмугасы чиркәү учреждениеләренә яңа җирләр алуны тыя. XVIII йөз башыннан, самодержавиенең ныгый баруы белән бәйле рәвештә, монастырьларның крәстияннәр өстеннән административ һәм икътисади хакимлеге чикләнә, монастырь крәстияннәренә зур салымнар салына, алар дәүләт файдасына өстәмә йөкләмәләр үти. 1764 елда чиркәү җирләре секуляризацияләнә, монастырь крәстияннәре дәүләт крәстияннәренең аерым категориясенә кертелә.

Элекке Казан ханлыгы җирләрендә монастырь биләмәләре 1557 елдан барлыкка килә. 1646 елга Казан өязендә ир затыннан булган 2 меңнән артык монастырь крәстияне исәпләнә, Зөя өязендә дә монастырь крәстияннәре якынча шулкадәр була. XVII йөзнең 2 нче яртысында үзләштерелә башлаган Кама аръягында, андагы биләмәләрне киңәйтү тыелганлыктан, монастырь җирләре булмый. 1740 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Казан, Зөя, Чабаксар, Царёвококшайск, Сембер, Сызрань һәм Уфа өязләрендәге ревизиягә кертелгән 12 мең крәстиян Казан епархиясе монастырьлары карамагында тора. Зөядәге Успение (6045 җан) һәм Казандагы Спас-Преображение (1606 җан) монастырьлары иң эре җирбиләүчеләр булып саналалар. Монастырь крәстияннәре, башлыча, руслардан була, алар авыллардагы рус халкының өчтән берен тәшкил итә. Монастырь җирләрендә Мамадыш, Югары Ослан, Биектау, Питрәч кебек зур авыллар барлыкка килә.

Әдәбият           

Покровский И.М. К истории Казанских монастырей до 1764 года. К., 1902;

Булыгин И.А. Монастырские крестьяне России в первой четверти XVIII века. М., 1977.

Автор — Е.В.Липаков