1925 елда Казанда контора һәм сәүдә өйрәнчекләре мәктәбе буларак ачыла, 1935 елдан сәүдә-кулинария өйрәнчекләре мәктәбе, 1940 елдан ТАССР сәүдә наркоматы каршындагы сәүдә-кулинария училищесы. 1973 елда училище өч уку йортына бүленә: һөнәри-кулинария училищесы, уку-курс комбинаты, сәүдә училищесы. 1986 елда алар 115 нче СПТУ, 1992 елдан 115 нче югары һөнәр училищесы, 1995 елдан югары һөнәри училище дип үзгәртелә, 2004 елдан 17 нче һөнәри училище белән кушылганнан соң, 115 нче сәүдә-кулинария лицее, 2009 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту реклама, гамәли эстетика, эстетик хезмәт күрсәтү технологиясе, туризм, кунакханә сервисы, кунакханә эше, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, пешекче һәм кондитер эше белгечлекләренә һәм пешекче, кондитер һөнәрләренә алып барыла. 

2018/2019 уку елында 800 дән артык укучы, 40 тан артык укытучы исәпләнә.