1921 елда Любян урман техникумы буларак ачыла, 1960 елдан Любян урман хуҗалыгы (1934 елда нигез салына) кушылганнан соң, урман хуҗалыгы техникумы, 2012 елдан – хәзерге исемдә. 1987 елда лесхоз-техникум составына урман заводы тапшырыла.

Укыту урман һәм урман-парк хуҗалыгы; бакча-парк һәм ландшафт төзелеше; икътисад һәм бухгалтер исәбе; ау белеме һәм җәнлекчелек белгечлекләре буенча алып барыла.

Бер үк вакытта Кукмара районы территориясендә урман хуҗалыгын алып бару белән шөгыльләнә (Любян урманчылыгы: гомуми мәйданы 13 меңнән артык. га, шул исәптән урман – 12158 га). Даими питомникта 1,5 миллионнан артык агач һәм куак үсентесе үстерелә. Көллияттә халык кулланышы товарлары (пиломатериал, тышлау тактасы, штакетник, буралар, столяр эшләнмәләр) җитештерелә.

2019/2020 уку елында 359 укучы, 27 укытучы исәпләнә.