1962 елда 10 нчы СПТУ буларак ачыла, 2000 елдан лицей, 2009 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту авыл хуҗалыгын механикалаштыру; автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау; газ белән тәэмин итү җиһазларын һәм системаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү; авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау; тегү эшләнмәләрен конструкцияләү, модельләштерү һәм технологиясе; җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 491 укучы, 51 укытучы исәпләнә.