1923 елда татар театр техникумы буларак ачыла. 1927 елда Казан сәнгать-педагогика техникумы белән берләшүе нәтиҗәсендә Казан берләштерелгән сәнгать-театр техникумы оештырыла, 1930 елда, Көнчыгыш-музыка техникумы кушылганнан соң, Татар сәнгать техникумы оештырыла (1930 еллар ахырына кадәр эшли). 1944–1952 елларда аның нигезендә Татар театр училищесы эшли. 1962 елда Казанда кабат театр училищесы ачыла.

Укыту актерлык сәнгате, эстрада сәнгате, театр-декорация сәнгате, театр һәм аудиовизуаль техника (светофорежиссура) белгечлекләре буенча алып барыла.

2018/2019 уку елында 233 укучы, 70 тән артык укытучы исәпләнә.