Халык сәнгате һөнәрчелеге һөнәри лицее буларак 2011 елда 40 нчы һөнәр училищесын һәм 34 нче һөнәри лицейны үзгәртеп кору һәм кушу нигезендә ачыла, 2013 елдан – хәзерге исемдә.

Дизайн; декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепләре белгечлекләренә һәм сәнгать-бизәү эшләрен башкаручы; агачтан сәнгать эшләнмәләре җитештерүче; керәч нәфис әйберләр җитештерүче; чигүче; тегүче; костюм буенча рәссам; ювелир һөнәрләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 272 укучы, 25 укытучы исәпләнә.