1947 елда Казан индустриаль техникумы буларак ачыла, 1965 елдан Казан индустриаль-педагогика техникумы, 1998 елдан Казан һөнәри-педагогика көллияте, 2006 елдан – Казан һөнәри педагогика көллияте, 2012 елдан – Казан һөнәри-педагогика көллияте, 2013 елдан – Казан коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш көллияте, 2017 елдан – хәзерге исемдә.

Биналар һәм корылмалар төзү һәм эксплуатацияләү, төзелеш тармагында профессиональ укыту, икътисад һәм бухгалтер исәбе, социаль эш, коммерция, йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы, архитектура, эчке санитар-техник җайланмаларны монтажлау һәм эксплуатацияләү, биналарда кондиционирование үткәрү һәм вентиляцияләү, идарә итү, күп фатирлы йортны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү белгечлекләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 1074 укучы, 42 укытучы исәпләнә.