Эчтәлек

1921 елда Беренче дәүләт басмаханәсе (элекке университет басмаханәсе) каршында оеша, 1922 елда ачыла. Рус һәм татар бүлекләре эшләп килә; уку курсы — 4 ел. Полиграфия мәктәбе хәреф җыючылар, китап басучылар, китап төпләүчеләр әзерли.

Махсус предмет укытучылары Я.Г.Мейтин (полиграфия һәм җитештерүне оештыру), М.Ф.Михайлов (җитештерү технологиясе), М.М.Кривин (китап басу тарихы), П.М.Дульский (графика һәм полиграфия), практика җитәкчеләре — В.Г.Әбдрәшитов, А.М.Феофилактов (хәреф җыю бүлеге), Ф.С.Саттаров (китап басу бүлеге). Мәктәп рус һәм татар хәрефләре төшерелгән кургаш шрифтлар җыелмасы, 9 китап басу машинасы һәм китап төпләү инструментлары (кисү, төпләү, кәгазь пресслау машиналары) белән җиһазландырыла.

Татар сыйныфларында графика эшләрен милли орнамент үрнәкләре кулланып эшлиләр.

1924 елдан ТАССР Үзәк музее (хәзерге ТР Милли музее) һәм ТАССР Мәгариф халык комиссариатының музей бүлеге басмаларының барысы елда диярлек — күргәзмә каталоглары, китаплар, программалар, «Записки Тетюшского музея» («Тәтеш музее язмалары»), «ТССР һәйкәлләрен саклау, төзекләндерү һәм торгызу буенча материаллар» журналлары һ.б. Полиграфия мәктәбе басмаханәсендә басыла.

Күп кенә басмалар П.М.Дульский күзәтчелегендә нәшер ителә; 1935 елда, «академик бирем тәртибендә», мәктәп укучылары көче белән һәм укучылар эшләре белән бизәлеп, аның «Актуаль графика» китабы чыгарыла. Мәктәптә шулай ук «Молодой печатник» («Яшь печатник») газетасы басыла. Продукция полиграфик эшләнешенең югары дәрәҗәдә булуы һәм матур бизәлеше белән аерылып тора.

1927 елда мәктәп Ленинградта Сәнгать академиясе тарафыннан оештырылган «1917–1927 еллар графика сәнгате күргәзмәсе»нең «басмаларның сәнгати-типографик бизәлеше өчен» дипломына һәм Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз полиграфия күргәзмәсенең мактаулы бәясенә лаек була. Полиграфия мәктәбе Татарстан полиграфиясе өчен квалификацияле кадрлар әзерләүдә зур роль уйный, китап культурасы дәрәҗәсен һәм китап басуның сәнгати сыйфатын күтәрүгә булышлык итә; 1940 елда 2 еллык һөнәри училище итеп үзгәртелә (хәзерге 4 нче полиграфия лицее).

Төрле еллардагы җитәкчеләре: В.Н.Литвинов, Н.В.Журавлёв, А.Г.Ефимов, П.М.Шерстнёв, П.Е.Архипов, М.И.Измайлов.

Әдәбият

Полиграфическая школа ФЗУ имени А.В.Луначарского Т.С.С.Р. К., 1929.

Автор — Е.П.Ключевская