Эчтәлек

«Хөсәения» мәдрәсәсе

ХХ гасыр башы фотосы

1889 елда А. Һәм М. Хөсәеновлар акчасына булдырыла, тиздән иң зур яңа алымлы уку йортына әверелә (500 дән артык шәкерт), анда югары дәрәҗәдә дини һәм дөньяви фәннәр укытыла: математика, география, политэкономия, татар, рус, немец, француз телләре, татар, рус, гарәп әдәбияты, Россия һәм татар халкы тарихы, пед., дидактика, гигиена һәм гимнастика, чиста язу, сызым, рәсем һ.б. Тулы уку курсы 14 ел тәшкил итә (башлангыч мәктәп белән бергә). Мәдрәсәне тәмамлаучылар урта татар дөньяви уку йортларында укытачаклар дип планлаштырыла.

Ә.Хөсәенов (1906 елда вафат) мәдрәсәгә 25 мең сумлык еллык керемле вакф васыять итеп калдыра. 1905/06 уку елларында «Хөсәения» яңа төзелгән өч катлы бинада урнаша (хәзер Оренбург аграр университетының уку корпусы, архит-ра истәлеге). «Хөсәения» биргән стипендиягә укуларын дәвам итү өчен 11 иң яхшы укучы Әл-Әзһар ислам университетына (Каһирә), 2 укучы Истанбулга, 3 укучы Бәйрутка дөньяви университетларга җибәрелә.

«Хөсәения»дә якынча 35 укытучы эшли, шулар исәбендә күренекле галимнәр һәм педагоглар: Р.Фәхретдин (1908–1910 елларда ректор), Җ.Вәлиди, Ф.Кәрими, Г.Исхакый, Г.Еникиев, Н.Надиев һ.б. Мәдрәсәне тәмамлаучыларның кайберләре үзләре дә шунда укыта: З.Кадыйри, С.Бикбулатов.

Шәкертләре арасында — Җ.Абызгилдин, Ш.Әхмәдиев, М.Гали, Г.Гобәйдуллин, М.Җәлил, Х.Ибраһимов, И.Кудашев-Ашказарский, Г.Г.Максудов, С.Рәмиев, Ш.Усманов, М.Фәйзи, башкорт язучылары Г.Амантай, С.Алиш, М.Буранголов, А.Таһиров һ.б.

1919 елда мәдрәсә дөньяви педагогия уку йорты — Татар халык мәгарифе институты итеп үзгәртелә.

1991 елдан «Хөсәения» исеме астында Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәсе эшли.

Әдәбият

Коблов Я.Д. Конфессиональные школы Казанских татар. К., 1916;  Валидов Д. Очерк истории образованности и литературы татар (до революции 1917 г.). М.–П., 1923; 

Фархшатов М.Н. Народное образование в Башкирии в пореформенный период (60–90-е годы XIX в.). М., 1994.