1953 елда фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбе буларак ачыла, 1963 елдан – һөнәри-техник училище, 1974 елдан – 23 нче авыл һөнәри-техник училищесы, 1994 елдан – 89 нчы һөнәр лицее, 2012 елдан – Лениногорск политехник көллияте филиалы, 2018 елдан – хәзерге исемдә.

Авыл хуҗалыгын механикалаштыру, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгечлекләренә; авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист, автомеханик, эретеп ябыштыручы, тегүче, кондитер, сатучы, контролер-кассир һөнәрләренә укыту алып барыла.

2018/2019 уку елында 466 укучы, 36 укытучы исәпләнә.