Районара колхоз мәктәбе (1936 ел) базасында авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе буларак 1944 елда ачыла, 1954 елдан авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы, 1963 елдан 9 нчы СПТУ, 1991 елдан 77 нче һөнәр лицее, 2009 елдан – хәзерге исемдә.

2010 елда колледжга 120 нче һөнәри училищесы филиал буларак кушыла.

Авыл хуҗалыгын механикалаштыру, компьютер системаларында программалаштыру, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгечлекләренә; авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист, пешекче, кондитер һөнәрләрнә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 486 укучы, 41 укытучы исәпләнә.

Көллиятнең Арча шәһәрендә (1 нче) һәм Балтач районы Норма авылында (2 нче) филиаллары; 120 га мәйданлы уку-укыту хуҗалыгы, 10 автомобиле, 7 тракторы, 3 үзйөрешле комбайны, яшелчә саклау урыны бар.