Биографиясе

1863 елның 1 августы, Казан губернасы, Тәтеш өязе Үтәмеш авылы — 1937 елның 4 гыйнвары, Казан.

Казанда «Халидия» мәдрәсәсендә укый. Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый (1885).

1885 елдан Тәтеш (1887 елга кадәр), Сызрань, Оренбург, Әстерхан шәһәрләрендәге рус-татар училищеләрендә укыта.

1908–1914 елларда — «Казан шәһәре ярлы мөселманнарына ярдәм җәмгыяте»нең кыз балалар рус-татар мәктәбе, 1917 елдан Тәтеш өязенең Келәнче авылы югары башлангыч училищесе директоры, 1918 елдан Тәтеш өязе Эшче, крәстиян, кызылармияче депутатлары советы башкарма комитетының халык мәгарифе бүлеге инспекторы.

1921 елдан Оренбургта Татар халык мәгарифе институтында рус теле укыта.

1923 елдан Үзбәкстан педагогия институтында һәм Ташкент коммунистик университетында.

1924 елдан Казанда, Татар педагогия техникумында һәм башка урта махсус уку йортларында рус теле укыта.

Әдәбият  

Хамитова Р. Муштариев Музаффар Тазетдинович // Герои Труда Татарии. 1920–1938 гг.: Док. очерки. К., 1974.