Биографиясе

1873 елның 26 ноябре (8 декабре), Вятка губернасы, Алабуга өязе Биктау авылы — 1941 елның 3 апреле, Казан.

1891, 1893–1895 елларда Казан татар укытучылар мәктәбендә укый (1892 елда хакимияткә каршы протестта катнашканы өчен мәктәптән чыгарылган була).

1895 елдан Казан губернасының Мамадыш өязе Чәбия-Чүрчи, Вятка губернасының Алабуга өязе Биктау авылларында, 1901 елдан Вятка губернасының Малмыж шәһәрендә рус-татар башлангыч ләрендә укыта.

1903–1917 елларда Мөселман балалар приютында (Казан) укытучы-күзәтче.

1907–1917 елларда Шәрекъ клубы идарәсе әгъзасы һәм старшинасы, 1911–1917 елларда Казан шәһәрендәге Ярлы мөселманнарга ярдәм җәмгыяте сәркәтибе.

1917 елда Казан шәһәр думасында, Казан өяз земство управасында эшли, татар мәктәпләрен үзгәртеп кору мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

1918 елдан Казан губернасының халык мәгарифе органнарында, 1920–1928 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариатында хезмәт мәктәбе бүлеге мөдире, бер үк вакытта Шәрекъ педагогия институтында, татар педагогия техникумында һ.б. уку йортларында укыта, 1924–1927 елларда Академик Үзәк рәисе урынбасары. 1928–1940 елларда Казан университетында, 1930 елдан татар теле кафедрасы мөдире һәм профессоры, бер үк вакытта Казан педагогия институты профессоры.

1940 елдан Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында.

1920 елларда ТАССР Советларының күп кенә съездлары делегаты була, Татарстан ҮБКның берничә чакырылышы әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

1906 елдан «Азат», «Азат халык» газеталарында хезмәттәшлек итә.

1912 елда яңа җәдит мәдрәсәләре өчен уку ярдәмлекләре комплектын бастыра (татар һәм рус әлифбалары, уку өчен китаплар, «Дөнья» исемле табигать белеме, математика дәреслекләре).

1913–1914 елларда «Мәктәб» журналы хезмәткәре.

1920 еллар башыннан программалар һәм уку ярдәмлекләре комплексын булдыру җитәкчесе, үзе тарафыннан эшләнгән аналитик-синтетик аваз методы нигезендә татар теленә өйрәтү методикасы авторы; башлангыч, урта сыйныфлар һәм наданлыкны бетерү курслары өчен, Х.Бәдигый, Г.Шәрәф, Р.С.Газизов белән бергәләп, дәреслекләр, сүзлекләр һәм методик ярдәмлекләр төзи.

1930 елларда татар телен укыту методикасын яңалиф һәм кириллица нигезендә яңадан эшли. Корбангалиев шул чордагы татар мәктәпләрендә рус телен укыту һәм татар телен татар булмаганнарга өйрәтү методикасын булдыруда әһәмиятле роль уйный; Татарстан төбәген өйрәнү буенча уку ярдәмлекләре, математика, география буенча рус дәреслекләренең татарчага авторлаштырылган тәрҗемәләрен бастыра. Программалар төзүдә, милли пед. кадрлар әзерләүдә, уку процессын оештыру һәм системалар булдыруда әйдәп баручы эшлеклеләрнең берсе була. Татар теле грамматикасы проблемаларын өйрәнә, 1930–1931 елларда татар фәнни терминологиясен булдыруда Татарстан ҮБК каршындагы комиссияне җитәкли.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ханбиков Я.И. История педагогической мысли татарского народа. К., 1975;

Ханбиков Я.И. Мөхетдин Корбангалиевнең төп фәнни хезмәтләре исемлеге // Фән һәм тел. 2000. № 2;

Вәлиева Ф.С. Халкына багышланган гомер: Мөхетдин Корбангалиевнең татар телен укыту буенча методик системасы. К., 2004;

Асадуллин А.Ш. Заглядывая в прошлое методической науки: Из методического наследия по преподаванию русского языка в национальной школе. К., 2001.