Гадәти классик (гимназия) системадан аермалы буларак, XIX йөзнең беренче яртысында Европа илләрендә эшләнгән «реаль белем бирү» системасына туры китереп оештырылалар.

Россиядә 1864 елдан реаль гимназияләр ачыла, алар 1872 елда реаль училищеләр итеп үзгәртеләләр, урта белемле техник белгечләр, техник һәм махсус югары уку йортлары өчен абитуриентлар әзерлиләр.

Аларның программаларында математика, механика, физика, технология, сызым, рәсем фәннәренә зур игътибар бирелә. Борынгы телләр өйрәнелми, француз һәм немец телләре аз күләмдә өйрәнелә.

1888 елга кадәр реаль училищеләрдә уку срогы 6 ел була, тәмамлаучыларның бары тик техник һәм махсус уку йортларына гына укырга керү хокукы була.

1888 елдан җиденче класслар ачыла, аны тәмамлаганнан соң, укучылар университетларның медицина һәм физика-математика факультетларына укырга керә ала.

Барлык реаль училищеләрдә, дәүләт уку йорты буларак, Халык мәгарифе министрлыгы карамагында була, шул ук вакытта өлешчә шәһәр үзидарә органнары тарафыннан да финанслана.

Реаль училищеләр Казанда (1875 ел, 1907 ел), Алабуга (1878 ел), Бөгелмә (1903 ел), Минзәләдә (1914 ел) эшли.

1918 елда бердәм уку йортлары итеп үзгәртеләләр.