Биографиясе

1923 елның 10 июле, Ростов өлкәсе Шахты шәһәре – 1997 елның 23 феврале, Казан.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1953 ел).

Украина ССРның Дрогобыч өлкәсе Рудки шәһәре (1943–1946 еллар), Кама Тамагы районының Олы Кариле (1949–1953 еллар) урта мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

1961 елдан Казанда: Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында рус теле һәм әдәбияты кабинеты мөдире, 1963–1995 елларда РФ Мәгариф министрлыгы Милли мәгариф проблемалары фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалында (1984 елга кадәр аның мөдире) эшли.

1962–1966 елларда РСФСР Педагогия җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре рус телен укыту теориясе һәм методикасына карый.

Гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-8 класслары өчен рус теле укыту программалары, методик ярдәмлекләре, дәреслекләре 1980 еллардан 2000 еллар уртасына кадәр күп мәртәбә кабат басылып чыга.

Хезмәтләре

Слухо-зрительный курс русского языка в татарской школе. Казань, 1971;

Методика применения технических средств при обучении русскому языку в татарской школе. Казань, 1977;

Актуальные вопросы преподавания родного, русского языков и литератур в татарской школе. Казань, 1979;

Методика преподавания русского языка в национальной средней школе. Ленинград, 1981.