- РУС
- ТАТ
педагог, ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы (1968)
1908 елның 20 октябре, Самара губернасы, Богырыслан өязе Татар Байтуганы авылы – 2005 елның 5 октябре, Арча шәһәре.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң, 1936–1970 елларда Арча педагогия училищесендә татар теле һәм методикасын укыта (бүленеп, 1955–1960 елларда Арча район халык мәгарифе бүлеге методисты).
1960 еллар уртасыннан Р.Г.Вәлитова белән берлектә милли мәктәпнең башлангыч сыйныфларында татар телен укытуны камилләштерү юнәлешендә эшли.
1965 елда аның белән «Әлифба» яза, 1970, 1985, 2000 елларда аңа үзгәрешләр кертелә, 2006 елда бу «Әлифба»ның 42 нче басмасы дөнья күрә. Болардан тыш, Вагыйзов һәм Р.Г.Вәлитова 1–2 сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре, уку китаплары, укытучылар өчен укыту әсбабы (1975–2000 елларда үзгәрешләр белән 5 мәртәбә басыла), педагогия училищеләр өчен дәреслекләр авторлары.
Вагыйзов һәм Вәлитованың методик системасы хәзер дә татар мәктәпләрендә мөһим урын алып тора.
Вагыйзов 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, СССР Педагогия Фәннәре Академиясенең К.Д.Ушинский исемендәге медале һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
ТАССР Мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге бүләге лауреаты (1988).
Рәсемле әлифба. Казан, 1965.
Туган тел. Казан, 1969.
Кызыклы грамматика. Казан, 1970.
Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы. Казан, 1975 (Р.Г.Вәлитова белән берлектә).
Татар теле. Казан, 1982.
Latin grafikasэ nigezendә әlifba. Казан, 2000 (автордаш).
Ибраһимов Ф.И. Белем әлифбадан башлана. Казан, 1994.
Вагыйзов Сәләй Гататович. Казан,1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.