Биографиясе

1910 елның 16 октябре, Казан шәһәре – 1985 елның 31 октябре, Варшава шәһәре, Польша.

Ш.Ә.Таһировның оныгы.

Татар педагогика техникумын (1926), В.И.Ленин исемендәге Мәскәү педагогика институтын (1935) тәмамлый.

1924 елда Казанның Яңа Татар бистәсендә ТАССРда беренче татар пионерлар отрядын оештыра, 1928 елга кадәр аның җитәкчесе була. Бер үк вакытта, 1926–1929 елларда, Иске Татар бистәсе һәм Яңа Татар бистәсен үз эченә алган Түбән Шәһәр районында пионер отрядларының район бюросы рәисе.

1920 елларның икенче яртысында С. һәм И.И.Малкин Республика пионерлар оешмасының җитәкчесе булалар.

1936–1945 елларда РС.Салихова Казан мәктәпләрендә укытучы һәм өлкән пионервожатый булып эшли.

1945–1952 елларда Казан педагогика училищесендә пионерлар эше бүлеге мөдире, бер үк вакытта пионервожатыйлар әзерләү буенча республика мәктәбендә директор, Казан халык мәгарифе шәһәр бүлегенең пионерлар эше буенча инспекторы, ВЛКСМ өлкә комитеты һәм В.И.Ленин исемендәге Пионерлар оешмасы республика советы әгъзасы.

1952–1960 елларда Казан мәктәпләрендә биология укыта.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Малкин И.И., Носов С.С., Яруллин Ш.Н. Марш пионерии Татарстана. Казань, 1973.

Малкин И.И. Первые галстуки. Казань, 1984.