Биографиясе

1930 елның 17 сентябре, Чаллы районы Бигеш авылы — 2007 елның 6 августы, Казан.

Алабуга китапханә техникумын (1948), Казан педагогия институтын (1954) тәмамлый.

1948–1950 елларда Кызыл Йолдыз районы китапханәсе мөдире.

1954 елдан Иж-Бубый авылы урта мәктәбе укытучысы, 1956 елдан Әгерҗе районының Сарсак-Омга урта мәктәбе директоры.

1958 елдан Казан университетында: 1962–1963 елларда тарих-филология факультеты деканы урынбасары, 1969–1979 елларда педагогика кафедрасы мөдире.

1980–1990 елларда ТАССР мәгариф министры.

1990–2001 елларда ТР Мәгариф министрлыгының Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында педагогика кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре мәктәп укучыларын хезмәткә өйрәтү, студентларның уку эшчәнлекләрен оештыру мәсьәләләренә карый.

1980–1985 елларда ТАССР ЮС депутаты, 1990–1993 елларда ТР ЮС депутаты.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Педагогик уйланулар. К., 1994;

Татар халык педагогикасы. К., 2002 (автордаш);

Повышение активности школьников на уроках труда. К., 1971;

Дидактические основы активизации учебной деятельности студентов. К., 1975.