Биографиясе

1907 елның 16 гыйнвары, Казан — 1992 елның 14 ноябре, шунда ук.

Шәрекъ педагогия институтын тәмамлый (Казан, 1927).

1923 елда, 8 нче сыйныфта укыганда, РКСМның Казан шәһәр комитеты кушуы буенча Казанда беренче «Рабис» пионер отрядын оештыра һәм җитәкли.

1924 елдан — Тәҗрибә-үрнәк пионерлар коммунасы (балалар йорты), 1928 елдан Казандагы 19 нчы урта мәктәп директоры. Бер үк вакытта, 1924–1941 елларда ВЛКСМның республика һәм шәһәр комитетлары әгъзасы, пионерлар хәрәкәтен, балалар спорт һәм хезмәт лагерьларын оештыру, республикада пионервожатый кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә.

1941 елдан Кызыл Армиядә, Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946–1960 елларда ТАССР Мәгариф министрлыгының Укытучыларның белемен күтәрү институты директоры.

1960–1989 елларда Казан педагогия институтының педагогика кафедрасында.

Хезмәтләре пионерлар хәрәкәте тарихы, тәрбия эшләре методикасы мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Очерки истории пионерского движения Татарской АССР. К., 1973 (автордаш);

Первые галстуки. К., 1984.